Казан Кремлендә төрле өлкәдәге күренекле хезмәткәрләргә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Дәүләт бүләкләрен Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.
Тантаналы чарада катнашучылар, көндәлек хезмәтләре белән, республика үсешенә зур өлеш кертәләр.Барлыгы 53 кеше дәүләт бүләкләре лауреаты булды. Алар арасында сәнәгать, медицина, мәгариф, төзелеш һәм башка тармак вәкилләре бар.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы билгеләп үткәнчә,республика Россиянең алдынгы төбәкләреннән берсе булып тора. Һәм барлык икътисади күрсәткечләр буенча тотрыклы үсеш күрсәтә.
Федераль һәм республика дәрәҗәсендә аеруча күп балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча зур эш алып барыла. Соңгы 10 елда республикада аларның саны 2 тапкырдан күбрәккә артты. Тантаналы чарада “Ана даны“ медале белән Актаныш районыннан биш бала анасы Венера Сабирова һәм Әлмәттән 5 бала әти-әнисе Ирек һәм Әлфия Әюповлар «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләнде.
Моннан тыш, Алексей Песошин Татарстанның “Фидакарь хезмәте өчен”, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медальләр, шулай ук Россия Президентының мактау грамоталары һәм Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Чулпан Әмири, Илдар Галәветдинов. Татарстан яңалыклары.










