22 ноябрьдә Түбән Кама районының Колмакчы авылында IV «Каз өмәсе» этнофестивале була. Шул уңайдан Татар информ мәгълүмат агетлыгында матбугат очрашуы узды.
Бәйрәм кунаклары татар халкының бай мәдәнияте һәм йолалары белән таныша ала. Түбән Кама районында 1680 елдан бирле билгеле булган, Колмакчы авылы бар. Әлеге авыл халкы бу чарага яз башыннан үк чишмәләрен, йорт җирләрен матурлап, күпләп каз-үрдәкләр үрчетеп әзерләнә башлаган. Анда үз төбәгенең гореф-гадәтләрен, йолаларын, тарихын саклаучы төрле милләт вәкилләре яши. Фестиваль шул авылның «Кунакчыл ишегалды»нда халык җырларыннан, уеннардан һәм каз йолкудан башлана.
Этно-фестиваль урам форматында уза. Фестиваль барышында 15 иҗади локациядә эш оештырыла. Ел саен авыл җирлегендә колмакчылыларга гына хас бәйрәмнәр, әдәби-музыкаль кичәләр уза. 100 яшен тутырган өлкән буын вәкилләренең юбилей очрашуы уза , Этно фестивальдә өлкән буын вәкилләреннән мастер класслар алу кадерле мизгелләр булыр.
Чишмәсе янында каз түшкәләрен юу йоласы, авыл мәдәният йорты янындагы мәйданчыкта бәйрәм сәүдәсе, мастер-класслар эшлиячәк, каз маеннан кайнар коймаклар, боткалар да авыз итәргә мөмкин булачак.
Ләлә Зәйнуллина, Максим Коронский, Татарстан яңалыклары.










