Бүген сөтчелек комплекслары-авылларда кешеләрне үзенә җәлеп итә торган чын тормыш үзәкләре. Узган ел үз эшен Кукмара районы, Поршур авылы тирәсендә башлаган «Доверие» авыл хуҗалыгы кооперативы актив үсештә. Хәзер анда 96 баш кара-чуар терлек бар, көнлек савым 3 тоннаны тәшкил итә. Тулырак алдагы язмада.
Бәяләр үзгәрүгә карамастан, район терлекләрне тоту шартларын яхшырту һәм сөт продукциясе күләмен арттыру юнәлешендә актив эшли. Республика программасы кысаларында биредә яңа сөтчелек комплекслары һәм фермалары төзелә.
Һәр шәхси ярдәмче хуҗалык 24 сыерга исәпләнгән. Хәзер биредә 96 баш кара-чуар терлек бар.
Авыл хуҗалыгын уңышлы алып бару һәм уңайлы тормыш барлыкка китерү өчен барлык шартлар да тудырылган. «Ышаныч» кебек комплекслар төзү авыл җирлекләренең үсешенә ярдәм итә, җирле халыкны заманча ресурслар һәм технологияләр белән тәэмин итә. Бу халык өчен үз торак пунктларында эш табу өчен менә дигән мөмкинлек.
Миләүшә Хаҗиева, Марат Сабирҗанов, Татарстан яңалыклары, Кукмара районы.










