Ул халыкка һәрберсе васыятькә тиң әсәрләр калдырып китте. Искә алу чарасыннан махсус репортаж.
Шушы көннәрдә Камал театрында, татар халкының бөек улы Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе узды. Биредә иҗатташ дуслары, җәмәгать эшлеклеләре, аның иҗатын сөюче тамашчы җыелган иде.
Ул халыкка Әлмәндәрен, Әниләр һәм бәбиләрен, гомумән һәрберсе васыятькә тиң әсәрләрен, гыйбрәт булырлык, кабатланмас чыгышларын рухи тәрбия китабы итеп калдырып китә.
Күренекле режиссёр Марсель Сәлимҗанов «Туфан Миңнуллин булмаса татар театры ятим булыр иде» — дип әйтеп калдыра. Ә иҗатының югары ноктасын саклап калырга аңа һәрвакыт туган авылы, туган җире ярдәм итә.
Тормыш иптәше Нәҗибә Ихсанова белән алар татар халкына иҗади гаилә буларак бай мирас калдыра.Кичәдә аның күп кенә әсәрләреннән өзекләр яңгырады,сәхнәләштерелгән өзекләр күрсәтелде һәм әлбәттә иҗатташ дуслары хәтирәләр белән бүлеште.
Аның сабаклары калды, иҗади мирасына һәрдаим мөрәҗәгать итәбез ди язучылар.
Туфан Миңнуллинның бай иҗатын саклап торучы фәрештә ул дип белдерде, кызын, Әлфия ханымны Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.
Бүгенге көндә дә аның әсәрләре сәхнәдән төшми, иҗатын гомерле итү максатыннан әсәрләренә нигезләнеп фильмнар төшерелә. Мәгънәле иҗат җимешләре — яшь буынны тәрбияләүче «Әлифба».
Алия Галиуллина, Данил Жданов, Татарстан яңалыклары.










