20 октябрьдә Казанда Башкорстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 105 ел тулу уңаеннан аның башкалабыздагы һәйкәле янында тантаналы чара узды. Анда Татарстан һәм Башкортстан язучылары, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Мостай Кәрим — башкорт һәм татар әдәбиятына гына түгел, ил әдәбияты һәм мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Аның иҗаты бүген дә актуаль, әсәрләре үлемсез, әдәби мирасы — бәяләп бетергесез.
Әдәби-музыкаль чара бер тында узды. Яраткан язучыбыз безне кабат үзенең һәйкәле тирәсендә җыеп, туган көнендә кардәш халыкларның – татар һәм башкорт дуслыгын ныгытып җибәрде.
Мостай Кәрим шигыренә язылган матур җырдан соң шушы чарадан репортаж тыңлый алырсыз. Чараны Эмиль Борһанетдинов һәм Эльвира Кәримова алып бара.










