Казанда Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте тарафыннан игълан ителгән “Каһарманнар елы”, шулай ук Россиядә һәм Татарстанда билгеләп үтелүче Ватанны саклаучылар елы кысаларында алып барылган эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган тантаналы Хисап җыелышы узды. Тантана Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә оештырылды.
Чарага республиканың барлык почмакларыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар, имам-мөхтәсибләр, хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүдә катнашкан имамнар һәм волонтерлар җыелды. Диния Нәзарәте Рәисе, Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгышында агымдагы елда мөфтиятнең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүе буенча алып барылган эшчәнлеккә тукталды.
Катнашучылар “Каһарманнарга мөселманнардан” күргәзмәсе белән танышты. Биредә мәчет каршындагы волонтерлык пунктларында ясалган кул эшләнмәләренең үрнәкләре, 3D-принтерда дроннар өчен җайланмалар, җир асты мәчетенең мисалы, мондый мәчетләр Нәзарәт ярдәме белән бүген фронтның төрле почмакларында оештырылган.
Татарстан мөселманнарыннан гуманитар йөк хәрбиләрнең теләген күздә тотып җыела. Мондый волонтерлык үзәкләре республиканың 104 мәчетендә эшли. Бүгенге көндә иң күп сорала торганы — техника дип белдерә оештыручылар.
2025нче елда алгы сызыктагы солдатларга җибәрелгән гуманитар йөк арасында иң әһәмиятлесе булып УАЗ машинасы нигезендә җиһазландырылган 3 мобиль мәчет тора. Сүз уңаеннан “тәгәрмәчле мәчет”ләр җибәрү тәҗрибәсе белән илебезнең башка мөфтиятләре дә файдаланды. Тантаналы чара барышында махсус хәрби операция хәрбиләренә, шулай ук аларга гамәли яктан ярдәм итүче имамнарга, волонтерларга хөрмәт күрсәтелде. Иң актив катнашучыларга бүләкләр – Татарстанның сугыш хәрәкәте ветераннары берләшмәсеннән “Фронтка ярдәм өчен” медальләре һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән рәхмәт хатлары тапшырылды.
Алия Галиуллина, Фәрид Җәләли, Татарстан яңалыклары.










