Урал татарларына багышланган фәнни гамәли коференциядә, төбәк тарихын өйрәнүчеләр, менә инде җиденче тапкыр архивлардан тапкан документларга нигезләнеп язган хезмәтләре, үзләре яшәгән авыл-районнары турында чыгарган китаплары, күренекле татар шәхесләре турында фикер алышты.Быел чарада Чиләбе, Оренбург, Перм, Свердлау өлкәләреннән, Башкортостаннан тарихчылар җыелды. Әлбәттә, мондый чараларның әһәмияте зур, тарихыбыз барлана, шәхесләребез ачыклана.
«Халыкның көче һәм бөеклеге— күренекле шәхесләрдә» девизы астында үткән конференциянең төп темасы күренекле Урал татарларына, аерым алганда , Чиләбе өлкәсе Бәгәрәк Тамак авылында туып, шул авыл мәктәбенә нигез салучы- беренче директоры Җамалетдин Камалов, татар галиме Шакир Абилов, һәм Чиләбе өлкәсенең укытучылары Венера Сафина, Сәрия Сөләймановага багышланды. Пермҗ өлкәсендә туып үскән тарихчы галим Фәйзелхак Ислаев мондый чаралар туган телебезне саклау, тарихыбызны тамырдан өйрәнү мәсьәләләрен күтәрә дип ассызыклады.
“Урал татарларына” багышланган конференциядә, Әдәбият галиме Хатыйп Миннегулов татар галиме Шакир Абилов эшчәнлегенә тукталды.
Әйе, вакыт узган саен үткәннәргә карата кызыксыну, тамырларыңны белү теләге арта гына. “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, дип еш кабатланган мәкаль бүгенге көндә бигрәк тә актуаль икәнне аңлыйсын.
Чулпан Әмири, Фәрид Дҗаләли, Татарстан яңалыклары.









