Республикабыздан батырларча һәлак булаганнарның истәлегенә, мемориал такталар ачыла, музейларда аерым бүлекчәләр оештырыла, аларның туганнары белән очраушлар уза. Болар барсы да батыр ир-игетләребезнең данын, истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән. Буа районында да махсус хәрби операөия зонасында батырлырча һәлак булган, Батырлык ордены белән бүләкләнгән Олег Николаевның абыйсы Сергей , энесе истәлегенә юл салдырды. Таковар авлында ярты километр тирәсе озынлыктагы юлны салуга егерме өч автомобиль вак таш кайтардылар. Тигезләгеч техника үзләрендә. Элек салынган юллардагы чокырларны да төзекләндергәннәр.Ярдәм итәргә урам халкы да бик теләп кушылды.
Олег Николаевның истәлеген авылдашлары алга таба тагын да мәңгеләштерергә уйлый. Алар авыл уртасында аңа һәйкәл куярга планлаштыралар.









