Республикада федераль программалар нигезендә күп кенә оешмаларның бинасы яңартыла. Шул исәптән Арча районы үзәк китапханәсендә дә заманча алымнар кулланып төзекләнедрү эшләре тәмамланган. Биредә нинди өстәмә үзгәрешләр бар? Алдагы язмада.
Арча районы данлыклы Тукай ягы. Ул 100дән артык мәгърифәтче, язучы, шагыйрьләрне бүләк иткән төбәк. Беренче китапханәләр аерым йортларда урнашкан була. Арча үзәк китапханәсенең тарихы 20нче гасыр башына ук барып тоташа.
Биредә начар күрүчеләр, күрү сәләтен югалткан кешеләр өчен аерым, махсус бүлмә булдырылган. Биредә барлык кирәкле уңайлыклар да бар. Сүз уңаеннан ул беренче катта ураншкан, ә бу инде җайлы шартлар тудыруның беренче шарты.
Китапханә төзекләндерелгән вакытта иң беренче чиратта милли рухны саклавын күздә тотып эшлиләр. Бинаның эчке ягы да, тыштан да бизәкләр белән тулыландырылган.
Заманча шартлар тудыруның тагын бер дәлиле ул үзләренең шәхси типографиясе. Арча районы үзәк китапханәсендә чаралар бер-бер артлы үткәрелеп килә. Бигрәк тә заманча төзекләндерү эшләреннән соң. Бирегә килүчеләр саны да бермә-бер артты ди хезмәткәрләр. Замана белән бергә атлаучы модель китапханә бирегә килүчеләрнең барлык сорауларына җавап бирерлек үзәк булып торуында шигебез юк.
Алия Галиуллина, Александр Решёткин, Татарстан яңалыклары, Арча.









