Шушы көннәрдә Татарстанның халык язучысы Камил Кәримовның 75 яшьлек юбилеена багышланган «Хатларда…язмышым» дип исемләнгән иҗат кичәсе узды. Чарага иҗатташ дуслары, якташлары, туганнары җыелган иде.
Камил Кәримов күп кенә телевизион тапшырулар авторы, Татарстанның халык язучысы, яшь язучыларның абруйлы остазы булып тора.
Туган телне әсәрләре аша саклап, аны киләсе буынга тапшыру, татар әдәбиятын баетуга зур өлеш керткән татар халкының зыялы шәхесләренең берсе.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, шулай ук Телләр комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды.
Татарстан язучылар берлеге рәисе исеменнән котлау сүзләрен һәм Татарстан язучылар берлегенең әдәбияттагы казанышлары өчен медален язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре буенча урынбасары Дания Нәгыйм җиткерде.
Питрәч районы хакимияте, якташлары, күпсанлы укучылары исеменнән дә тәбрикләүләр кабул итте юбиляр.
Алия Галиуллина, Данил Жданов, Татарстан яңалыклары.









