Һәр шимбә саен Казанда махсус билгеләнгән мәйданчыкларда авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Иртәгә дә респбулика халкын иртәңге сәгать сигездән көтеп калалар. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре, зур социаль әһәмияткә ия. Фермерлар өчен – үзләре җитештергән продукцияне сату булса, шәһәр халкы өчен — бер урында һәм арзан бәяләрдән иң кирәкле һәм иң сыйфатлы әйберләрне сатып алу мөмкинлеге. Ярминкәләр 28 нче декабргә кадәр дәвам итә.










