Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында танылган язучы Нәзифә Кәримованың “Озын-озак язмышлар” исемле китабын тәкъдим итү чарасы узды. Китап нәрсә турында? Укучыны нәрсә белән җәлеп итә? Айзилә Батырханова белешеп кайтты.
Нәзифә Кәримова – заманча татар әдәбиятында билгеле исем. Балалар өчен хикәяләр, әкиятләр авторы. Драматургия өлкәсендә дә каләмен чарлый, Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында бара торган спектакльләрнең инсценировкалар авторы. Нәзифә Кәримованың шигырьләренә «Бер күрешү үзе бер гомер», «Без татарлар», «Без уяндык», «Соңлады язлар» кебек җырлар иҗат ителгән.
Нәзифә Кәримова – Башкортостанның халык язучысы Мостай Кәримнең килене. Шуңа да бөек язучының тормышы, иҗаты турында ул “Озын-озак язмышлар” дип исемләнгән яңа китабын тәкъдим итте.
Яңа китап Мостай Кәримнең “Озын-озак балачак” әсәре белән аваздаш.Нәзифә ханымның гомеренең күп өлеше татар мохитеннән читтә үтсә дә, ана телен камил белә, әсәр мамык йомшак тел белән язылган дип билгеләп үтте китапның мөхәррире — Газинур Морат.
“Озын-озак язмышлар” китабы Татарстан Язучылар берлегенең “Язучы” нәшриятында басылып чыкты. Укучылар аны түземсезлек белән көтте.
«Озын-озак язмышлар» китабы әдәбиятыбызда, укучылар күңелендә лаеклы урынын табар дип теләкләрен әйттеләр тәкъдим итү чарасына килгән хөрмәтле язучылар.










