“Варисларга васыять”.
Тапшыруыбызның бүгенге чыгарылышында игътибарыгызга “Варисларга васыять” сәхифәсе тәкъдим ителә. Ул дөньякүләм танылган галим Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинның якты рухына багышлана. Күренекле китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара бүләк лауреаты. Безнең хәтергә ул милләткә фидакарьләрчә хезмәт итүнең үрнәге булып кереп калды.










