Хәрбиләргә, аларның гаиләләренә ярдәм итү — безнең бердәмлекнең иң яхшы үрнәге. Республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга даими ярдәм күрсәтелә. Төрле хәйрия фондлары оештырылып, волонтёрлар катнашында изге эшләр башкарыла. Шундый оешмаларның берсе — «Желаем мирного неба» хәйрия фонды.
2022нче елдан бирле хәрбиләргә ярдәм итүче волонтёрлар 2023нче елның сентябрь аенда гына хәйрия фонды буларак оеша. Иң элек алар, волонтерлар төркеме буларак эшли башлый.
Бүгенгесе көндә 1000нән артык волонтёр ихластан ярдәм итә. Алар Татарстанның төрле район-шәһәрләреннән. Бу юлы гуманитар ярдәм белән нива машинасы, медицина кирәк – яраклары, маскировка челтәрләре озатыла.
Чәк-чәк, токмач, үзләре киптергән чәй, носилкалар үрү, аптечкалар белән тәэмин итүне үз өстенә ала хәйрия фонды.
Хәрбиләр нәрсә кирәген язып җибәрүгә, ярдәмне җыя башлыйбыз ди алар.
Ай саен кешеләр техникаларын бирәләр, төзәтергә кирәк булса шунда ук җайга салалар, яңасында китерәләр. Шуның өстенә хәйрия фонды төрле чаралар да оештыра. Мәсәлән, бу юлысы уздырылган хәйрия концертыннан җыелган акча шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга гуманитар ярдәм җибәрер өчен тотыла.
Әлеге изге, файдалы эштә катнашучылар саны көн саен арта дип белдерә. Димәк, җиңүне якынайтуга көч өстәлеп кенә тора.
Алия Галиуллина, Данил Жданов, Татарстан яңалыклары.









