Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Казанның барлык районнарындагы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә инклюзив вакансияләр ярминкәсе уза. Чараларда шәһәр халкы вакантлы вазифалар турында белә һәм халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре белән киңәшләшә ала.
Узган ел вакансияләр ярминкәсенә 92 инвалидны да исәпкә алып, 301 кеше килгән. Шәһәрдә инвалидларга һәм шундый балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү системасы булдырылган. Мондый чаралар инвалидлар ункөнлегендә генә үткәрелеп калмый, ул даими эшкә әйләнде. Берничә ел дәвамында ирешкән мөһим нәтиҗә дип белдерә белгечләр.
Инвалидлар ункөнлегендә Казанда 100 дән артык мәдәни-күңел ачу чарасы уза. Казанда сәламәтлекләре чикле балалар өчен берничә инклюзив үзәк эшли. Алар арасында «Луч» инклюзия үзәге, менталь тайпылышлары булган яшүсмерләр өчен укыту-күнекмәләр фатиры буларак билгеле күпфункцияле «Канатлар» үзәге, шулай ук инклюзив «Тылсым» балалар ял итү үзәген әйтергә була. Шулай ук бу елны Президент грантлары фонды ярдәмендә «Бергә» дип аталган балаларга өстәмә белем бирү үзәге ачылган. Ункөнлек халыкара һәм республика фестивальләре, конкурслар, концертлар оештырыла.
«Үзәк август аенда гына ачылуга карамастан, ул инде популярлык яулады: хәзерге вакытта бирегә инвалидлар белән бергә 116 бала йөри.
Сентябрьдә Юлиус Фучик урамында менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен «БлагоДарю» автоном коммерцияле булмаган оешмасының торып яшәү буенча социаль адаптация үзәгенең икенче фатиры ачылган. «Проектның төп бурычы – менталь тайпылышлары булган кешеләргә интернатлардан читтә тулы тормыш белән яшәргә мөмкинлек бирү дип ассызыкладылар.
«Игелекле Казан» штаб-фатирында булдырылган коворкинг тагын бер уңышлы проект санала. Анда 18 яшьтән олыраклар өчен көндезге тору төркеме эшли. Биредә һөнәр сайлау һәм социаль тирәлеккә җайлашу күнекмәләре өйрәтелә, шулай ук алга таба эшкә урнашуга ярдәм итәләр. Төркемдә 37 кеше шөгыльләнә, шуларның 12 се инде эшкә урнашкан.










