Мәркәзебезнең иң тарихи “Мәрҗәни” мәчетендә “Гомумкешелек хезмәтләре өчен: Оманның үз ара аңлашу, татулык һәм тынычлык традицияләре” исеме астында Халыкара күргәзмә эшли башлады. Башкалыбыз Казанның киләсе елда Ислам дөньсының мәдәни башкаласы дип, игълан ителүен дә күздә тотсак, чара мөселман илләренең мәдәнияте белән танышуның башы дип тә санап була. Дин кардәшләребез күргәзмә аша ни җиткерергә тели? Бу турыда алдагы язмада.
Россия белән Оман арасында урнаштырылган хезмәттәшлеккә бары кырык кына ел. Көнчыгыш илләренең энҗесеннән саналган солтанат шуңа да дыр, әле һаман да безнең өчен күп өлкәләрдә ачылмаган ил булып кала. Күчеш күргәзмә Оман Солтанатының бай рухи һәм мәдәни мирасына багышлана.
Чара Россия мөселман Диния нәзарәте Һәм Оманның дини министрылыгы белән берлектә оештырылды.
Күргәзмә Солтанат үсешенең тарихи чорларын чагылдыра, дөнья мирасына керткән өлеше турында сөйли.
Күргәзмәгә килүчеләр Оман иленең дини яшәешнең үзенчәлекләре, архитектура һәм төзелеш традицияләре белән дә таныша алды.
Ә менә гаилә һәм никах мәсьәләләренә килгәндә, Оман да болар бары тик шәригать кануннарына нигезләнеп хәл ителә.
Күләгә сәнгате никадәр мәгънә җиткерергә сәләтле.
Ислам илләрендә киң таралган каллиграфиянең иң югары үрнәкләрен дә нәкъ Оман осталары арасында очратып була. Күргәзмәдә аерым караш төрле дини конфессияләр һәм халыклар арасында булган мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлтелгән.
“Оманның үз ара аңлашу, татулык һәм тынычлык традицияләре” исеме астындагы Халыкара күргәзмә, илләребез арасанда киләчәк мөнәсәбәтләргә булган нигезнең беренче нык адымы дип санарга була.
Эльза Әхмәтҗанова, Николай Осуховский. Татарстан яңалыклары.










