Ана мәхәббәте көче. Чүпрәле районында махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләренә бәйрәм оештырылды. Дулкынландыргыч мизгелләр хәбәрчеләребез язмасында .
Чүпрәле районыннан хәрби хезмәткәрләр бүгенге көндә Ватаныбыз чикләрен саклый. Ә аларның гаиләләре күңел төшенкелегенә бирелмичә, тылда хезмәт куеп, сабырлык белән якыннарының кайтуларын көтә.
Уллары хәрби бурычларын үтәгән яки Ватанны саклаганда һәлак булган хатын-кызларга җирле җитәкчелек чиксез рәхмәтләрен Һәм ихтирамын белдерә. Марат Гафаров ассызыклаганча, бу катлаулы чорда ана мәхәббәте һәм ярдәме бәяләп бетергесез.
Бәйрәм кичәсе барышында районның 95 еллыгы уңаеннан Рәхмәт хатлары һәм медальләр дә тапшырылды.
Мөршидә Җиһан, Дмитрий Второв. Татарстан яңалыклары.










