Татарстан Республикасында этномәдәни байлыкны саклап калу һәм республикада яшәүче халыкларның этномәдәни үсешенә ярдәм итү өстенлекле юнәлеш булып тора.
Нәкъ менә шушы максаттан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршында менә инде 10 елдан артык халык сәнгать һөнәрләре буенча сәнгать-эксперт советы үз эшен алып бара. Ул бу өлкәдәге осталарын республика Реестрына кертү турында карар кабул итә һәм югары сәнгать эшләнмәләрен тану мәсьәләләрен карый. Совет утырышлары елына кимендә ике тапкыр уза. Быел Советның өч утырышы узды инде. Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Милли музеенда оештырылды. Кече һәм урта бизнесның халык сәнгать һөнәрләре эшләнмәләре җитештерүче 66 субъекты 438 эшләнмә тәкъдим итте. Совет нәтиҗәләре буенча 198 исем халык сәнгать һөнәрләре эшләнмәләре дип танылган. 2нче декабрьдә Эксперт советына үз эшләнмәләрен 32 кече һәм урта бизнес субъекты тәкъдим итте. Утырышта 5 ООО, 6 шәхси эшмәкәр һәм 21 үзмәшгульле Татарстан Республикасы эшләнмәләренә экспертиза үткәрелде.










