Декабрь аен халкыбызның сөекле улы Салих Сәйдәшев ае дип, атап була. Чөнки ул кыш дөньяга беренче авазын сала һәм соңгы сулышын биреп, декабрьдә арабыздан мәңгелеккә китеп бара. Бөек композиторның тууына 125 ел тулды. Шул уңайдан республикабызда бәйрәм чаралары уза. Композиторның яңартылган музее кабат кунакларны кабул итә башлады, һәйкәле янында үлмәс музыкасы яңгырады, чәчәкләр салынды.
Салих Сәйдәшевнең исемен ишетмәгән, белмәгән бер генә татар кешесе юктыр. Аның иҗаты мәңгегә халык күңеленә сеңеп калган, буыннан-буынга тапшырулычы кадерле мирас.
Республикабызның мәдәният министры
Ирада Хафизҗан кызы Әюпова ассызыклаганча, бүгенге буын вәкилләре өстендә
Салих Сәйдәшевның иҗатын саклап калу,зур бурыч булып тора.
Ике гасыр читендә дөньга килгән композитор үзе турында, минем колагымда музыка бер туктаусыз чыңлы дип, әйтә торган була. Илһам белән янәшә атлаганга күрә, әсәрләре дә бер-бер артлы җиңел һәм тиз языла.
Музыкаль драмалар иҗат иткән композиторның үз тормышы да драмага ошый. Тыйнак музыкантка, пианист булырга хыяллаган мәлдә, тарихка татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы булып кереп калырга яза.
Халыкка үтә дә зур хөрмәт белән караган шәхес, үзе исән булган ук халыкның мәңгелек мәхәббәтен яулый.
Салих Сайдашевның туган көнендә һәйкәленә салынган чәчәкләр композиторга булган олы ихьтирам һәм хөрмәт билгесе.
Эльза Әхмәтҗанова, Алексей Ратников Татарстан яңалыклары.










