
Милли сәнгатебезнең кайсы гына өлкәсен алма, аның нигезен корган, үсешенә зур өлеш керткән шәхесләребез байтак безнең. Хаклы рәвештә иң алдынгы сәнгать батыры дип шигърияттә—Тукайны, музыкада—Сәйдәшне, җырда — Илһам Шакировны саныйбыз. Чын мәгънәсендә сәнгать аталары булып торган затлар бу.
Дөрес, еллар үтү белән кайбер мәшһүр шәхесләребезнең исемнәре онытыла төшә. Эзләнә, өйрәнә торсаң исән чакларында да без аларның хезмәтенә тиешле бәяне биреп бетерә алмаганбыз икән. Без бүгенге тапшыруны Татарстанның халык артисты, татар халкына бию сәнгатен ачкан, аны фәнни яктан өйрәнгән, татар бию сәнгатенең нигезен корып калдырган атаклы балетмейтер, хореограф Гай Таһировның якты рухын искә алып әзерләдек. 9 гыйнварда аның тууына 115 ел булды.
[contact-form-7 id=»230257″ title=»Новости»]