
Бүгшенге тапшыруыбызны без “Шагыйрь Зөлфәтнең җыр мирасы” дип исемләдек. Быел гыйнвар аенда күренекле шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Дөлфәт Госман улы Маликовның тууына 75 ел тулды. Әдәбият сөюче тыңлаучыларбыз белә: аның иҗаты моң белән – халык моңы белән сугарылган. Шуңа күрә дә күп кенә композиторларыбыз шагыйрьнең шигырьләренә еш мөрәҗәгать итте, дөньяга дистәләрчә кабатланмас җырлар яралды, һәм алар халык күңеленә мәңге онытылмаслык булып кереп урнашты. Менә шушы затлы мирасны хәрәкәткә китерү, әлеге әсәрләрне тыңлаучыларыбыз хәтерендә яңарту өчен без “Зөлфәтнең җыр мирасы” дигән тапшырулар циклы ачып җибәрергә булдык. Бүген шушы циклдагы беренче тапшыру.
[contact-form-7 id=»230257″ title=»Новости»]