Иртәнге чыгарылыш.
Бу атнада Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышы узачак. Көн тәртибенә 30 мәсьәлә кертелгән.
Казан эшмәкәрләренә Бишбалта бистәсендә бизнесны үстерү буенча сораштыруда катнашырга тәкъдим итәләр.
3-нче декабрьдә, Россиядә билгесез солдат көне билгеләп үтү уңаеннан, Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест узачак.
Кичке чыгарылыш.
Бүген илебез һәм республикабызның дөньяви һәм дини җәмәгатьчелеге Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән бәхилләште.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов белән очрашты.
Россиядә коронавирус инфекциясенә каршы көрәшүче медицина хезмәткәрләре өчен түләүләргә резерв фондыннан өстәмә акча бүлеп биреләчәк.