Җәйгә дә ерак калмады. Бүген күпләр җәйге ялларын файдалы һәм шул ук вакытта кызык итеп үткәрү турында уйлана, планнар кора. Менә шул уңайдан, бүгенге тапшыруыбыз сезнең өчен кирәкле, актуаль мәгълүматка бай булыр дип уйлыйбыз! Студиябездә бүген “Сәләт” яшьләр үзәгеннән кунаклар булачак. Болар – «Сәләт» Яшьләр үзәге җитәкчесе Игорь Смирнов һәм “Сәләт” активистларыАяз Хәнәфин, Алмаз Габделбәров.