Бүген бездә кунакта туган тел сагында торган яшьләр – булачак татар теле һәм әдәбияты укытучылары. Бүген әле алар Казан федераль университетының Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә белем алалар. Билгеле булганча, һәр елны февраль аенда Уфа шәһәрендә, М.Акмулла исемендәге Башкорт Дәүләт педагогика университетында булачак ана теле укытучылары — студентлар арасында педагогик осталык конкурсы була. Һәм ул “Ана теле” дип атала. Бүген безнең студиядә менә шушы мактаулы конкурста катнашып гран-при яулаган һәм җиңүче булган студентлар.
12, 13 март көнне Тинчурин театрында премьера! Л.Янсуар һәм Р.Гарипованың «Карурман: язылмаган дастан спектакле». Әйе, бу спектакльнең эскизы 2 декабрьдә Кариев театры сәхнәсендә тәкъдим ителде. Анда Тинчурин, Кариев театрының яшь актерлары, КТУ студентлары катнашты. Тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителгән эскиз спектакль булып җитеште. Хәзер аны Тинчурин театры үз репертуарына алды. Булачак премьера хакында актер Зөлфәт Закиров белән әңгәмәдән күбрәк белербез.