Килдураз: заман һәм кеше. Өр-яңа табадан төшкән китап нәкъ шулай атала. Яңа басманы тәкъдир итү кичәсеннән хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы.
Черки Килдураз авылының мәдәният йортына килүче кунакларны Әнә шулай Гармуннар сайратып каршы ала җирле үзешчәннәр. Халык та җыелды. Кунаклар да түрдә. Черки Килдураз авылы җирлегендә дини тәрбия бик борынгыдан килә. Шуңа да китапта Килдураз имамнары тарихына аерым бүлекчә багышланган. Шулай ук китапта бу төбәкнең генә түгел татарстан күләмендә танылган Шәриф Хөсәенов Вахит Хаков һәм башка бик күп шәхесләр турында язмалар урын алган. Әле күпмесен китап туплаучы Рәшит Фәсхетдинов тарафыннан барлаган. Алар арасында очкычлар конструкторы Рим Әхмәдуллин , ел кешесе буларак танылган хирург Илдус Гомәров тә бар.
Шәҗәрәне өйрәнә башлагач Рәшит Фәсхетдинов нәселенең 16нчы гасырга кадәр тарихын барлый. Нәсел агачын төзетә. Бер башлагач мавыгып китә күрәсең. Ул вакытта күмәк хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән, туган төбәге өчен җан атып йөргән Җәүдәт Хөсәенов тә китап яз син дип канатланыдып җибәрә. Тормышта шулай ул мәгънәле эш
Тәкъдир итү кичәсендә Ирек Закиров Буа якташлык җәмгыятенең китап әзерләп бастыру эшчәнлеге белән дә таныштырды.
Китапның рәсми авторы Илшат Хәлиуллин – Буа ягы авыллары тарихы белгеченә әверелде дисәк тә ялгышмабыз. Килдуразга кадәр Әлки вылына багышлап, җыенысы дистәгә якын китап язган. Илшат Хәлиуллин фикеренчә борынгы тарихлы, төрле традицияләргә бай булган авылдан гына берсеннән-берсе укымышлы, зыялы шәхесләр чыга.
Бүгенге көн иртәгә тарих дибез, Ә әлеге китап үз эченә гасырларны сыйдырган. Дөрес, Килдураз авылының атамасының чыгышы күптән билгеле. Ул нигез салучы кеше исемннән алынган, ә канэчүче бөҗәк Черки каян килеп кушылганын төгәл белүче юк. Моңа кадәр Чиркин фамилияле алпавыт яшәгән шуңа бу тирәдәге авыл исемнәренең бер өлеше черки дип аңлатыла иде.
Әйтер сүзем бар дип аталган бүлекчә Мәгъсүмә Галиева көндәлекләренә нигезләнеп язылган. Ләкин авыл тарихын тирәнтен язу өчен, әлбәттә фәнни җирлек кирәк. Кемдер , нидер сөйләгәннәр белән генә тарихны барлап булмый. Килдураз авылы тарихына багнышланган 582 битле китапны Илшат Хәлиуллин еллар дәвамында архив документларын өйрәнеп, тарихи чыганаклар белән раслап яза.
Авыл белән бергә халкыбыз язмышын чагылдырылган әлеге китап киләчәк буын өчен тарихи дәреслек. Шуңа да
Мөршидә Җиһан, Ренат Сәхипгәрәев. Татарстан яңалыклары.