Чүпрәле районы хезмәтчәннәре еллык эшкә йомгак ясады. Игенчеләр былтыр рекордлы уңыш җыеп алса, терлекчеләрнең дә мактанырлык күрсәткечләре бар. Болар хакында алдынгылар слетында сөйләштеләр.
«Чынлы» хуҗалыгы районда гына түгел, Идел аръягында да еллар буена алдынгылыкны үз кулында тота. 2 мең 800 баш мөгезле эре терлекнең 900е-савым сыеры. Сөрүлек җирләрнең нибары 7 процентын гына биләсәләр дә, авыл хуҗалыгы продукциясенең өчтән берен җитештерәләр. Хуҗалык агросәнәгатьне цифрлаштыру һәм малларның баш санын тәңгәлләштерүдә муниципалитетта сынау мәйданчыгы да булып тора.
Ныклап төзекләндерелгән яңа фермаларда берничә савымчы эшли. Зөлфия Җаббарованың стажы 20 елдан артык. Хәзер эшләү күпкә җиңелрәк. Бөтен процесс автоматлаштырылган.
Чүпрәледә узган алдынгылар слетында “Чынлы” хуҗалыгын үрнәк итеп куюлары бер дә гаҗәп түгел. Башка ширкәтләр, фермер , шәхси хуҗалыкларның да уңышлары саллы гына. Алар үз продуктларын район мәдәният йортында оештырылган күргәзмәдә күрсәттеләр.
Игенчеләр быел рекордлы – 128 мең тонна ашлык җыеп алды, уртача уңдырышлылык гектардан 34 центнер. Шикәр чөгендереннән 95 мең тонна чимал казып алынган. Башка культуралар да мул уңыш биргән, киләсе уңышка ныклы нигез салынган.
Алдынгылар слетында иң лаеклыларны хөрмәтләделәр. Агросәнәгать тармагының иң яхшы хезмәткәрләренә хөкүмәт бүләкләре тапшырылды.
Дмитрий Второв, Ленар Хәбибуллин, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары.