Чирмешән районының 90 еллыгы билгеләп үтелде. Күп милләтле төбәктә замана адымыннан калышмыйча, вакытында тырышып эшләп, мул, таза тормышта, кирәк чакта матур итеп ял оештырып, сөекле Тукаебыз әйтмешли, үзара тел вә лөгат алмашып яшәүләренә тагын бер кат инандырдылар. Бәйрәмнең күркәм мизгелләре хакында Фәнис Мөхәммәтов репортажында.
Быел Чирмешәннең 72 мең гектардагы чәчүлек җиреннән рекордлы санда ашлык җыеп алынды. Сәхнә түрендәге яңа уңыштан пешерелгән баурсак шушы муллыкның күркәм символы булды, аны мәйданга җыелган һәркем авыз итте. Телеңне йотарлык шундый тәмле баурсакны Чирмешән кызлары, киленнәре бар күңелләрен салып пешергән.
Ә авыл җирлекләре оештырган көзге күргәзмәнең муллыгыннан киштәләр сыгылып торды. Мәктәпләр дә бәйрәмгә буш кул белән килмәгән. Укучылар үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимеш, кайнатмаларны тәкъдим итте.
Бәйрәм түренә бер-бер артлы районны үстерүгә аеруча зур өлеш керткән ветераннар, алдынгылар күтәрелде. Кайберләренә районның мактаулы гражданы исеме бирелде, районның 90 еллыгы медале, район башлыгының истәлекле бүләкләре, грамоталар, рәхмәт хатлары тапшырылды. Район тормышында якты эз калдырган якташларын искә алдылар.
Фердинат Дәүләтшин Чирмешән районы башлыгы
Эшләгән кешегә кадер зур Чирмешәндә. Алдынгы игенчеләр, терлекчеләрне ел нәтиҗәләре буенча әле соңрак хөрмәтләячәкләр. Ә менә Бөек Җиңүнең 75 еллыгында утны-суны кичкән ветераннарны ел дәвамында өйләренә барып зурлаганнар.
Миңгәрәй Әминов Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы
Чирмешән – күпмилләтле, күп динле район. Халыкның 54 проценты татар-мишәрләр, 23 проценты –чувашлар, 18 е –руслар, мордвалар – 4 проценттан артыграк. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында 2021 нче елны туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. Төрле халыкларның үзара дус, тату булып, Тукай әйткәнчә, тел һә лөгать алмашып яшәүләренең үрнәге дип Чирмешән төбәген атап булыр иде.
СНХ Гөлнәзирә Галиуллина Югары Чыгтай авыл мәдәният йорты директоры
Чувашлар, мордвалар мәктәпләрдә үз телләрендә белем ала. Чувашлар татар авылына килсә, татарча сүз башлыйлар, ә татарлар чуваш дуслары янында чувашча сөйләшә. Ульяновка авылы вәкилен без туган телендә тыңладык.
Йә, әйтегез, район үзәгеннән 40 чакрым читтә урнашкан Әккәрәй авылының чуваш халык фольклор ансамбле башкала ансамбльләреннән кай ягы белән калыша? Ә Мордва Афонькәсе авылының фольклор ансамбле күп тапкырлар Бөтенроссия конкурслары лауреаты. Аһәңле тавышлы башкаручылар милли традицияләрне кадерләп саклый. Читтә яшәүче якташлар Чирмешәнне онытмыйлар, ярдәмнәреннән ташламыйлар. Әмир авылында туып-үскән , ерак Сургутта яшәүче бертуган Миндар һәм Фазыйл Әгьләмовлар акчасына район үзәгендә яңа мәчет төзелде. Әмирне төзекләндерүдә, авылда төпләнеп калган яшь гаиләләргә булышалар. Яшь балалары туган гаиләләргә 100әр мең сум акча бүләк итеп килделәр. Кендек каны тамган җиргә тугрылык саклаган ирнең сәхнәдәге чыгышы күпләрнең күңел кылларын чиертте.
Фазыйл Әгъләмов эшмәкәр, Сургут шәһәре (Әмир авылы)
Утыз Имәндә туып-үскән егетләр дә туган як белән гел элемтәдә, еш кайталар.
Фаяз Сөнгатов эшмәкәр, Түбән Кама шәһәре (Утыз Имән авылы)
Казандагы якташлык җәмгыяте күп тапкырлар республика конкурсларында җиңүче. Быел да җәмгыять актив эшчәнлеге өчен 100 мең сумлык грант отты. Туган җирдән башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйм, ди җәмгыять җитәкчесе, Туймәт авылында туып-үскән талант иясе Раушания Сәубанова.
Раушания Сәүбанова Казандагы якташлык җәмгыяте рәисе, Казандагы халык һөнәрләре көллияте директоры (Туймәт авылы)
Халкыбызның бөек шәхесләре Габдерәхим Утыз Имәни, Гаяз Исхакый, Әгъдәс Курат тамырлары барып тоташкан Чирмешән төбәге варислары бәйрәмнән рухланып, районның 100 еллыгын тагын да зуррак үрләргә ирешеп каршылау теләге белән таралашты.
Фәнис Мөхәммәтов, Ринат Сәхипгәрәев, Татарстан яңалыклары, Чирмешән районы.