Казанда яшь комбайнчыларның «Хезмәт кешесен данлыйбыз» 12 нче республика конкурсына йомгак ясалды. Аны «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шулай ук Казан аграр университеты белән бергә үткәрделәр. Республиканың төрле районнарыннан килгән 15 иң яхшы экипаж авыл хуҗалыгы машиналары белән идарә итә белүдә көч сынаштылар, теоретик белемнәрен күрсәттеләр. Җиңүчеләр кемнәр? Бу хакта киләсе репортажда.
2020 ел урагы быел июль ахырында уңышлы старт алды. Урып-җыюга беренчеләрдән булып иң көчле авыл хуҗалыгы төбәкләре аграрийлары чыкты. Шунда ук урып-җыю темплары һәм ашлык суктыру буенча лидерлар билгеләнде. Нурлат, Буа, Тәтеш, Азнакай районнары игенчеләре уракта алдынгылар сафына чыктылар. Һава торышына бәйле рәвештә, кайбер көннәрдә игенчеләргә караңгы төнгә кадәр эшләргә туры килде.
Татарстаннан 15 иң яхшы экипаж безнең конкурсның финалына чыкты. Беренче тапкыр конкурска Казанда аграр университетның механикалаштыру һәм техник сервис институты базасында узды. Бу-Татарстанда уракның абсолют лидеры булу хокукы өчен чын көрәш иде. Һәр комбайнчы уракта югары нәтиҗәлелек күрсәтте. Финал өлешенә чыгу өчен әле авыл хуҗалыгы техникасын виртуоз белү дә мөһим иде.
Барлык конкурсантлар да практик тестлар уздылар. Ә аңарчы яшь осталар теоретик белемнәрен күрсәттеләр. Сораулар шактый катлаулы иде. Мәсәлән, комбайнның сугу җайланмасы нидән тора, урып-җыю тизлеген сайлап алуга нинди шартлар йогынты ясый, җиргә ауган игенне нинди ысул белән җыеп суктыралар? Җиңүчеләрне ачыклау да җиңел булмады.
Казан Дәүләт аграр университеты проректоры Наил Хәмидуллин
Безнең телерадиокомпания журналистлары алдынгы игенчеләр турында байтак сюңет әзерләп, эфирда күрсәттеләр. Алар арсында Мөслим, Нурлат, Ютазы игенчеләре дә бар. Алар турында фильм да төшерелде.»
Яшь лидерларны ярышларны оештыручылар республика Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы, Аграр университет, Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе җитәкчелеге котлады.
«Татарстан» ДТРК директоры Фирдүс Гыймалетдинов
Игенчеләрне төрле номинацияләрдә бүләкләделәр. Рекордлы күләмдә ашлык суктыру, теоретик белемнәр,практик күнекмәләр исәпкә алынды.»
Яшь комбайнчылар конкурсында өченче урынны Зәй районыннан Риназ Закиров алды, пьедесталның икенче баскычында Актаныш районы «Әнәк «хуҗалыгыннан Илмар Хәмзин. Ә абсолют лидер булып «Нурлат-сөте» хуҗалыгыннан Илнур Ибәтуллин калды.
Җңүчеләргә премияләр, бүләкләр тапшырылды, ихлас рәхмәт сүзләре әйтелде. Конкурс дәвам итә. Ул киләсе елның апрель аенда язгы чәчү вакытында старт алачак, ә җиңүчеләр ел нәтиҗәләре буенча билгеләнә.
Дмитрий Второв, Мурат Метшин, Ленар Хәбибуллин, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.