Лента новостей

Рустам Минниханов принял участие в первом заседании нового VIII состава Общественной палаты РТ

22 января, 16:24

Прокуратура начала проверку после отравления школьников

22 января, 16:17

В декабре в Татарстане вырос спрос на вторичку

22 января, 15:57

В Татарстане запустили набор в Войска беспилотных систем

22 января, 15:49

В Татарстане три человека погибли в лобовом ДТП с КамАЗом

22 января, 15:43

В Татарстане зафиксировано снижение количества IT-преступлений

22 января, 15:39

В ЛНР бойцы ремонтного батальона восстановили Т-72 со сложнейшими повреждениями

22 января, 15:21

На мать подростка, который отравил одноклассников, завели административное дело

22 января, 15:19

В Татарстане заведующую столовой признали виновной в массовом отравлении сотрудников «Нэфис Косметикс»

22 января, 14:48

В Татарстане за год стало больше малого и среднего бизнеса

22 января, 14:43

Асгат Сафаров стал полпредом Раиса Татарстана в Госсовете РТ

22 января, 14:43

Александр Терентьев стал новым председателем Общественной палаты Татарстана

22 января, 14:40
Загрузить ещё
Вести Татарстан
Четверг, 22 января
ЭФИР
Сообщить новость
  • ГЛАВНАЯ
  • ЯҢАЛЫКЛАР
  • ТВ
    • Онлайн ТВ
    • Архивы и проекты
      • Россия 1
      • Россия 24 | Проекты
    • Архивы и проекты на татарском языке
      • Яңалыклар
      • Хәерле көн, Татарстан!
      • Уйнагыз гармуннар
      • Җыр дәресе
      • Милләтем кайтавазы
      • Серле хәзинә
      • Каюм Насыйри
      • Өчпочмаклы хатлар
      • Вәгазь
      • Тарих
      • Геройлар
      • Асылыбызга кайту
    • Программа телепередач
  • РАДИО
    • Онлайн радио и проекты
    • Программа радиопередач
  • О КОМПАНИИ
    • Гостелерадиокомпания «Татарстан»
    • Руководство
    • Лица компании
    • История
  • КОНТАКТЫ
  • РЕКЛАМА
Нет результатов
Открыть все результаты
Вести Татарстан
Нет результатов
Открыть все результаты

Авыл хуҗалыгы Министрлыгында Татарстан Республикасы сөт индустриясе буенча фикер алыштылар

2 апреля 2025, 15:00
Яңалыклар (новости)
A A

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Сөт җитештерүчеләр берлегенең: «Россиянең сөт тармагы — кыенлыклар һәм мөмкинлекләр. Татарстан сөт җитештерүчеләренең һәм эшкәртүчеләренең рейтингларын презентацияләү» темасына түгәрәк өстәле узды.

Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Илкүләм Сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Артем Белов, Татарстан Республикасы сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Денис Пирогов, Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры урынбасары Валерия Кузнецова, республиканың сөт предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Соңгы 5 елда авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында сөт җитештерү 30,7%ка арткан. 2024 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Россия Федерациясендә сөт җитештерү буенча беренче урында тора, ул Россия Федерациясе буенча гомуми сөт күләменең 6,7%ын җитештерә.

«Республика үзен терлекчелек продукциясе белән тулысынча тәэмин итә. Сөтне җан башына нормадан 61% ка күбрәк җитештерәбез», — дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Министр сүзләренә караганда, сөт авыл халкы өчен төп социаль әһәмиятле азык-төлек продукты һәм керем чыганагы булып тора, моңа Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов һәрвакыт аерым игътибар бирә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов ассызыклавынча, узган 5 елда сөт җитештерү 20%ка арткан, агросәнәгать комплексына инвестицияләр күләме 165 млрд. сумнан артып киткән, 64 меңнән артык яңа терлек урыннары булдырылган, 16,5 мең авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган. Нәтиҗәдә — Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча лидер төбәкләр өчлегенә керде.

Артем Белов «Россиянең сөтчелек тармагы — кыенлыклар һәм мөмкинлекләр» темасына чыгыш ясады. Ул 2025 елда һәм аннан соңгы елларда сөт индустриясенең үсеш перспективалары, шулай ук 2025 елда Россиядә сөт тармагының баланслы үсеше өчен ихтимал кыенлыклар турында сөйләде.

«Россия сөт продукциясенең экспорт мөмкинлекләре зур. Эчке ихтыяҗ арта һәм бездә үсеш өчен мөмкинлекләр бар, моның өчен чимал җитештерүне арттырырга, фермалар төзүне дәвам итәргә кирәк. Сөт җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр арасында озак вакытлы мөнәсәбәтләр урнаштырырга кирәк», — дип ассызыклады Артем Белов.

Валерия Кузнецова ассызыклап үткәнчә, соңгы 5 елда Татарстан Республикасында Россельхозбанк ярдәме белән гомуми суммасы 11 млрд сумга сөт-товар фермалары төзү буенча 17 проект гамәлгә ашырылган. Шулай ук соңгы 5 елда таналар сатып алуга банк 3 млрд сумга якын акча җибәргән.

«Гомумән алганда, Россельхозбанк сөт проектларына 855 млрд сумнан артык акча бирде инде. 2,5 мең проектны гамәлгә ашыруга 288 млрд сум күләмендә ярдәм күрсәтте. Болар — сөт комплексларын, сөт эшкәртү предприятиеләрен төзү һәм модернизацияләү, логистика һәм сәүдәне үстерү буенча проектлар. Шул исәптән 2024 елда банк сөт тармагы предприятиеләренә 110 млрд сумга якын акча бирде (аңа кадәрге елга карата+37%). Бу суммадан һәр икенче өлеш, шартлы рәвештә, ташламалы шартларда бирелде», — дип хәбәр итте ул.

Денис Пирогов Татарстан Республикасы Сөт җитештерүчеләр берлеге җитештерүчеләренең һәм эшкәртүчеләренең рейтингларын тәкъдим итте. Республикада 1000 баштан артык савым терлеге тотып, эре сөт җитештерүчеләргә түбәндәгеләр керә: «Мәңгәр» АХҖК, «Таң» АХҖК, «Татарстан» АХП» ҖЧҖ, «Урал» АХҖК һәм «Вахитов ис.» АХҖК, ә тәүлеккә 200 тоннадан артык сөт эшкәртүчеләр: «ВАМИН» компанияләр төркеме» ҖЧҖ, «Зеленодольск сөт комбинаты» АҖ, «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ, «Азбука Сыра» ҖЧҖ һәм «Биектау сөт комбинаты» ҖЧҖ.

Чара азагында Марат Җәббаров Татарстан Республикасының чимал сөте җитештерүчеләре һәм эшкәртүчеләре рейтингы лидерларын бүләкләде.

Читайте и смотрите также:

«Өчпочмаклы хатлар»

«Өчпочмаклы хатлар» (22.01.2026) Гаяз Сируков хаты.

22 января, 14:28
Кукмара үзәк район хастаханәсендә төзекләндерү эшләре бара. (22.01.2026)

Кукмара үзәк район хастаханәсендә төзекләндерү эшләре бара. (22.01.2026)

22 января, 14:27
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе (21.01.2026)

Чип — ул этләрнең дә, хуҗаларның да мәгълүматы кергән үзенчәлекле электрон паспорт. (21.01.2026)

21 января, 12:51
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе (21.01.2026)

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе (21.01.2026)

21 января, 12:50
Метки: авыл хуҗалыгыМинсельхоз РТсельхозсөтҗаббаров

Будьте в курсе актуальных событий! Вступайте в Telegram-канал Вести Татарстан, подписывайтесь на наш Дзен, группу в ВК и ОК

Популярное

В Татарстане похолодает до -35 градусов

Заслуженный учитель Татарстана впала в кому в Египте

20 января, 2026
0

сво

Минобороны РФ: силы ПВО за сутки уничтожили 52 дрона и 5 авиабомб ВСУ

12 января, 2026
0

В Казани на перекрестке Дубравная — Проспект Победы произошел потоп

В Казани на перекрестке Дубравная — Проспект Победы произошел потоп

18 января, 2026
0

новорожденный ребенок

Самой возрастной мамой в Татарстане стала 57-летняя женщина

22 января, 2026
0

Казанцам рассказали, где можно будет окунаться на Крещение и кому категорически нельзя этого делать

Казанцам рассказали, где можно будет окунаться на Крещение и кому категорически нельзя этого делать

18 января, 2026
0

ГТРК "Татарстан", 420095, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, 9

Телефон редакции:
+7 (843) 528-25-68

Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru

16+

«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)

Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»

Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович

При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.

На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Положение о применении рекомендательных технологий

  • О компании
  • Контакты
  • Реклама

© 2026 Государственная телевизионная и радиовещательная компания «Татарстан»

  • ГЛАВНАЯ
  • ЯҢАЛЫКЛАР
  • ТВ
    • Онлайн ТВ
    • Архивы и проекты
      • Россия 1
      • Россия 24 | Проекты
    • Архивы и проекты на татарском языке
      • Яңалыклар
      • Хәерле көн, Татарстан!
      • Уйнагыз гармуннар
      • Җыр дәресе
      • Милләтем кайтавазы
      • Серле хәзинә
      • Каюм Насыйри
      • Өчпочмаклы хатлар
      • Вәгазь
      • Тарих
      • Геройлар
      • Асылыбызга кайту
    • Программа телепередач
  • РАДИО
    • Онлайн радио и проекты
    • Программа радиопередач
  • О КОМПАНИИ
    • Гостелерадиокомпания «Татарстан»
    • Руководство
    • Лица компании
    • История
  • КОНТАКТЫ
  • РЕКЛАМА
Нет результатов
Открыть все результаты

© 2026 Государственная телевизионная и радиовещательная компания «Татарстан»