Телевидение фондыннан

Татарстанда “Милли мультfest” дип исемләнгән балалар кино фестивале үткәрелә. Аны уздыру турында карар Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклап калу мәсьәләләре буенча комиссия утырышында кабул ителде. Әлеге бәйгедә кемнәр катнаша ала, нинди таләпләр куела, гомумән беренче тапкыр үткәрелгән балалар кинофестиваленең асылы нидән гыйбарәт? Әлеге сорауларга Татарстан радиосының иртәнге туры эфир программасында “Татаркино” дәүләт бюджет оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова җавап бирде.. Шулай ук “Милли мультfest” кинофестивале турында безне кызыксындырган сорауларга да ачыклык кертте. 1.Хәерле иртә, Миләүшә ЛӘбибовна! Бик актуаль юнәлеш сайлап алгансыз. Балалар кинофестиваленә ихтыяҗ зур. Ә кем тәкъдим итте? 2. Ачыклык кертик әле. Катнашучыларга тема сайлауда да чикләүләр юк. Бу нинди максаттан чыгып эшләнелә? 3. Тамашачыларыбыз арасында кинофестивальнең таләпләре, шартлары белән кызксынучылар да бар. 4. Миләүшә ханым, балалаларның профессиональ камерага төшерү мөмкинлеге бик аз. Техник яктан сыйфаты исәпкә алынамы? 5. “Милли мультfest” кинофестиваленең икенче туры ничек үткәрелә? Миләүшә Ләбибовна, әңгәмәгез өчен рәхмәт! СХН Миләүшә Айтуганова “Татаркино” дәүләт бюджет оешмасы директоры

Популяр

Популяр