«Татарстан» ДТРК

Татарстан Республикасы телевидениесен төзү 20 гасырның 50 елларына барып тоташа. Беренче сынау тапшырулары эфирга башкалабызның “йөрәге” – Ленин исемендәге Казан Дәүләт университетының бер бинасыннан алып барылды.
1959 елның 3 ноябрендә тапшырулар Ш. Усманов урамындагы 9нчы йортта урнашкан яңа телестудиядән бирелә башлый. Телевидение тапшырулары мәгълүмат һәм телекоммуникацияләр технологияләре өлкәсендә яңа чорны ачып җибәрде. 1961 елда Татарстанда 25 500 телевизор исәпләнгән. Ә дистә елдан соң, телевидение һәр йортка яки фатирга үтеп керде hәм шул чакта ук инде әлеге ачышның бәһасез булуы аңлашылды. “Зәңгәр экран”нарда -даими мәгълүмәти чыгарылышлар, театраль тамашалар, язучылар, публицистлар, рәссамнар һәм спортчылар белән очрашулардан актуаль темаларга әңгәмәләр. 70 нче -80 нче еллар да кызыклы булды. Ә 90 нчы елларда Татарстан телевидениесе, катлаулы реформалар һәм үзгәртеп корулар аша үтеп, традицион басмалар һәм радио белән бергә, республиканың массакүләм медиа өлкәсендә үзенең лаеклы урынын алды.
Артка борылып карасаң, күпсанлы күренекле мәдәният һәм сәнгать әһелләренең тапшыруларда үз иҗатларын күрсәтүләре яхшы аңлашыла, республика һәм партия өлкә комитеты җитәкчеләренең сәяси казанышлар турындагы сюжетлар күзгә ташлана, Телевидениедә легендар дикторлар, журналистлар, мөхәррирләр, режиссерлар, операторлар эшләде (кайберләре әле дә сафта). Казан телевидение студиясе тапшыруларын еш кына СССР Үзәк Телевидениесенең ике каналыннан да күрсәттеләр.Аннары ул «Татарстан» Дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе итеп үзгәртелде. 90 нчы еллар уртасында җитди алга китеш булды. Җиһазларны заманчалаштыру, телевидениегә яңача караш, иҗади цехның креатив фикерләре миллионлаган тамашачының ышанычын һәм мәхәббәтен ныгытырга мөмкинлек бирде.
Хәзер «Татарстан» ДТРК (БДТРК ФДУП «Татарстан» ДТРК филиалы) –республиканың заманча телерадиотапшырулар комплексы һәм күәтле мөмкинлекләргә ия булган әйдәп баручы медиа компаниясе. Анда 200 чамасы хезмәткәр эшли, алар телевизион һәм радио программаларын «Россия-1», «Россия-24» каналларында һәм «Россия радиосы»нда төрле жанрларда, юнәлешләрдә һәм формаларда әзерләп, эфирга чыгаралар. Татарстан Республикасының сәяси, иҗтимагый, мәдәни, спорт тормышының киң спектры мәгълүмәти, милли һәм радио тапшыруларында оператив һәм үтемле формада тәкъдим ителә. Моннан тыш, компания хезмәткәрләре республика яңалыклары турында «Россия-1», «Россия-24» федераль телеканалларыннан һәм «Вести ФМ» радиосыннан репортажлар да даими күрсәтәләр, сөйлиләр.

Яңалыклар тасмасы

Популяр

Популяр

Сораштыру

За кого Вы болеете в татарстанском спорте?

  • Ни за кого не болею (44%),
  • За «Ак Барс», трехкратного обладателя Кубка Гагарина (17%),
  • За всех, кто представляет республику на международных соревнованиях (17%),
  • За непобедимый КАМАЗ-Мастер (11%),
  • За «Рубин». Ждём перезагрузки от Слуцкого (6%),
  • За баскетбольный УНИКС (6%),
  • За волейбольный «Зенит», собравший все трофеи мира (0%),
Loading ... Loading ...