Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» галереясендә 6 нчы Халыкара Казан «Җайдак» басма графика биеннал-күргәзмәсе эшли башлады.
Быелгы чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышлана.
Казан биеннале 2011 елдан бирле үткәрелә, 1920 елларда Казанны Россиянең графикасы сәнгате үзәгенә әверелдәргән графика коллективы хөрмәтенә «Җайдак» дип атала. Быел биенналда дөньяның 25 иленнән 188 рәссам катнаша. Даими катнашучы илләр: Аргентина, Бөекбритания, Кытай, Һиндстан.
Күргәзмә 2021 елның 7 декабренә кадәр дәвам итә.