2021 нче ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игьлан ителде. Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына еллык юлламасында шул хакта белдерде. Тулырак киләсе репортажда. Залга җыелучыларның кайберләре – инженерлар, укытучылар, табиблар, авыл хезмәтчәннәре өчен бу әле беренче очрашу. Алар көн саен кырга чыга, укучылар янына сыйныфка керә, станоклар янында эшли, ак халат кия. Юлламада әйтелгән һәр сүз нәкь менә бирегә чакырылган кешеләргә, Татарстанда яшәүче һәр кешегә кагыла.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты
Барысы да кешеләр муллыгы, иминлеге хакына. Күптән түгел узган сайлаулар билгеләнгән юнәлешләрнең дөреслегенә инандырды. 83 проценттан артык сайлаучы Рөстәм Миңнехановны яклап тавыш бирде. Яңа программаларны гамәлгә ашыру, яңа обьектлар төзүдән тыш, рухи яшәешкә дә игьтибар арта.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты
2021 нче елны Президент туган телләр һәм бердәмлек елы дип игълан итте.
Васил Шәйхразыев ТР Премьер-министры урынбасары
Марат Әхмәтов ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары
Республикада яшәүче төрле милләтләр халыкларының милли-мәдәни ихтыяҗларын кайгырту, төрле милләт халыкларын берләштерү өчен яңа мөмкинлекләр ачыла.
Фәрит Мөхәммәтшин ТР Дәүләт Советы рәисе
Киләчәктә Президент юлламасында билгеләнгән бурычларны чынга ашыруда бергәләп, киңәшләшеп эшләр өчен республикада барлык мөмкинлекләр дә бар.
Фәнис Мөхәммәтов, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.