Казан нефть химиясе көллиятенең 60 еллыгына багышланган тантанага хезмәт геройлары, ветераннар, төрле елларда укыткан мөгаллимнәр, хәзерге студентлар җыйналды. Кичәнең күркәм мизгелләре Фәнис Мөхәммәтов репортажында.
Татарстан нефть – химия сәнәгате үсеше буенча илнең алдынгы төбәге. Киләчәктә цифрлаштыру, алдынгы технологияләрне кулланышка кыю кертеп, тармакны тагын да үстерү булачак яшь белгечләргә дә зур җаваплылык өсти. Мондый белгечләрне Казандагы Владимир Лушников исемендәге нефть һәм химия көллиятендә әзерлиләр.
Казан химия заводы базасында ачылган училище 60 ел дәвамында 16 меңнән артык югары квалификацияле белгеч әзерләп чыгарды. Үз эшләренең чын осталары булып җитешкән белгечләрне илебезнең төрле почмакларында очратырга мөмкин. Алар һөнәр осталыгына багышланган күп кенә конкурсларда да җиңеп чыкты.
Бүгенге көндә көллият – нык үскән, заман таләпләренә туры килгән, төпле белем бирү өчен барлык шартлар тудырылган уку йорты. Көллиятнең техник базасы елдан-ел ныгый, лабораторияләр яңа җиһазлар, җайланмалар белән байый.
Көллиятнең барлык хезмәткәрләренә, остазларга, педагогика коллективына уңышлар телим. Шулай дәвам итсен, киләсе түгәрәк даталарны да бергәләп билгеләп үтәргә насыйп булсын!
Фәнис Мөхәммәтов, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.