Бүген Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Республикада мөмкинлекләре чикле кешеләр ункөнлеге дә дәвам итә. Башкалыбыздагы “Ярдәм” фонды традицион хәйрия ашын уздырды, анда 150дән артык кеше катнашты. Тулырак киләсе сюжетта.
Концерт, музыка, тәмле ашамлыклар белән тулы табын. Әлеге хәйрия мәҗлесе инвалидларга күрешеп, аралашу өчен бер сылтау да. “Ярдәм” фонды ел саен шундый хәйрия чарасын оештырып, инвалидларга бүләк ясый.
Фәнис Миңгәрәев “Ярдәм” фонды җитәкчесе ярдәмчесе
Хәйрия мәҗлесендә терәк-хәрәкәт аппараты бозылган кешеләр, начар күрүчеләр, ишетмәүчеләр, церебраль паралич диагнозы куелган авырулар катнашты. Ә концертта сәләтле инвалидлар үзләре чыгыш ясадылар.
Рәсми мәгълүматларга караганда, Татарстанда мөмкинлекләре чикләнгән 300 меңгә якын кеше яши. Шуларның 16 меңгә якыны – балалар. Декада уңаеннан 10 декабрьгә кадәр Татарстанда онлайн – офлайн форматта 500дән артык чара узачак. Ләкин инвалидларның безнең көндәлек игьтибарга, кайгыртуга мохтаҗ икәнлеген дә истән чыгармыйк.
Алсу Гыйльманова, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.