Апас районда «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — тарихта без эзлебез” республикакүләм шәҗәрәләр бәйгесенең муниципаль этабы узды. Биредә барлыгы 10 гаилә катнашты. Алар үзләренең гаилә тарихларын, берничә буынны берләштергән шәҗәрәләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын тәкъдим итте.
Биредә оештырылган бай күргәзмәләр дә үзенә җәлеп итә. Аларда борынгы ядкарьләр, гореф-гадәтләр, йолалар, әби-бабайлар мирасы чагыла. Шулай ук гаиләләр тарафыннан яратып әзерләнә торган сый-нигъмәтләр куелган. Ничә буынны берләштергән нәсел агачы – шәҗәрәләр, төрле кул эшләре урын алган.
Шулай итеп бәйгенең беренче өлешендә һәр гаилә үз күргәзмәләре, аларның үзенчәлекләре белән якыннан таныштыра.
Бәйгенең икенче өлеше тамаша залында башлана.
Гаиләләр нәсел тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштыра. Алар буыннар алмашы, гаиләдә милли рух нигезендә туганлык җепләрен саклауга корыла.
Беренче урынга Иске Йомралы авылыннан Нигъмәтҗановлар-Сираҗевлар гаиләсе лаек дип табылды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырылды. Һәр катнашучыга район башлыгының рәхмәт хатлары бирелде.
Алия Галиуллина, Гульназ Валиева, Татарстан яңалыклары, Апас районы.










