Казан паркларында һәм скверларында Яңа ел рухы әле дә хөкем сөрә. Горький исемендәге паркта “Казанда-яңа ел” фото-күргәзмәсе эшли башлады. Бирегә килүчеләр Республиканың кышкы башкаласының төрле еллардагы 25 архив фотосурәтен күрә ала..
Әйтик, фотосурәтләрдә элек шәһәрне ничек бизәгәннәре, чыршыларны кайларга урнаштырганнары, Яңа елны ничек каршылаганнары сурәтләнгән. Мәсәлән, биредә Горький исемендәге паркта 70-нче елларда куелган чыршыны, 1917 елда «Черек күл» паркында шугалакта шууны, 30-нчы елларның Яңа ел карнавалын күрергә була.