ЮХИДИ Татарстан машина йөртүчеләренә һава торышы начарланганда шәһәрдән читкә чыкмаска киңәш итә. Синоптиклар фаразы буенча, шимбә көнне республика буенча көчле буран көтелә, шулай ук кар көртләре һәм юлларда бозлавык булырга мөмкин.
ТР Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә кышкы шиннар куелмаган автомобильләрдә юлга чыгу тыела, дип искәртәләр. Машина белән идарә иткәндә, куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайларга, куркыныч маневрлар кылмаска, каршы хәрәкәт юлына чыкмаска кирәк. Автомобиль салонында бар кеше дә куркынычсызлык каешына эләктерелергә тиеш, ә балаларны автокреслоларда йөртергә кирәк.