Күп функцияле үзәкләрнең Казандагы офислары хезмәткәрләрне закон яңалыкларына өйрәтү сәбәпле, февраль аенда айга бер тапкыр эшләмәячәк. Бу хакта Республиканын Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күп функцияле үзәкләрдә быел 51 төр хезмәт күрсәтү арткан. Күп функцияле үзәкләр аша гражданнарга күрсәтелә торган хезмәтләр регламентындагы үзгәрешләр дә җентекләп өйрәнүне һәм практикада хатасыз куллануны таләп итә.
Казандагы 11 офисның һәркайсы өчен үз методик көне билгеләнгән. Шулай итеп, бер офис эшләмәгән көнне, шәһәр халкы Күп функцияле үзәкнең эшли торган башка филиалларына мөрәҗәгать итә ала.