Казанның татар бистәсендә урнашкан Иске Таш мәчет иң борыңгы гыйбәдатханәләрнең берсе. Аның тарихы 18нче гасырга барып тоташа.Тарихчылар аны 1552 нче елда Казанны Иван Грозный гаскәрләреннән саклаган солдатларның кабере өстендә төзелгән, дип фаразлыйлар. Бу вакыгаларның шаһите булып, биредә таш әле дә бар. Икенче версия дә саклана, аның нигезендә Пугачев күтәрелешендә катнашучылар күмелгән.
XIX гасыр башыннан 1921 елга кадәр борыңгы һәм мәшһүр Амирханов династиясе вәкилләре, шул исәптән танылган Фатих Амирхан, мәхәлләнең рухи остазлары булганнар. Ягъни, бөек татар язучының әтисе һәм бабасы Иске-Таш имамнары булып эшләгән. Шулай ук, билгеле Амирхания мәдрәсәсендә Гаяз Исхаки да укыткан, мәчеттә эшләгән.
Совет чорында Иске Таш мәчеттә сәнгать мәктәбе урнашкан була.
Шуңа күрә мәчетнең үз йөзен кайтаруда зур эшләр башкарырга кирәк булачак. Хәзер белгечләр реставрация проектын эшли.
Ләлә Зәйнуллина, Ренат Сәхипгәрәев.