Коронавирусның яңа «Омикрон» штаммы таралу куркынычы булса да, Татарстан хөкүмәте дистанцион режимда эшкә күчүне хупламый. Бу хакта республика президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Республикада әлегә өстәмә чаралар кертергә җыенмыйлар. Министрлыклар һәм ведомстволар эшчәнлеген туктатырга яки дистанцион режимга күчерергә ярамый. Сәламәтлек саклау министрлыгы ковидның яңа штаммы йогышына каршы чаралар күрергә әзер, системалы план әзерләнгән.