Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте «Динем – ислам, милләтем – татар” журналистлар бәйгесенә йомгак ясады. Җиңүчеләр белән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Диния нәзарәте белгечләре очрашты.
Бүләкләнүчеләр арасында хезмәттәшебез, Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясенең Милли тапшырулар хезмәте мөхәррире Мөршидә Җиһан да бар. Конкурс шартлары буенча материаллар татар-мөселман үзенчәлекләрен саклау, үстерү һәм өйрәнү мәсьәләләренә багышланган булырга тиеш иде. Гаризаларның күбесе шушы шарт үтәлмәү сәбәпле, финалга узмаган. Озак еллар дәвамында Ислам дине кыйммәтләрен халыкка тарату белән шөгыльләнүче берничә журналистка Диния Нәзарәтенең “Бердәмлек” медале дә тапшырылды. Медаль тапшыру быелдан башлап традициягә керә. Журналистлар ислам дине турында халыкка җиткерүгә бәйле четрекле сорауларга да җавап алды, тәкъдимнәр дә кертелде.