Билгеләнгән планнарны тормышка ашыру өчен еш кына финанс мөмкинлекләре җитми. Нәкъ менә төрле кызыклы проектларга ярдәм итү өчен грантлар системасы эшли – алар ярдәмендә иң кыю идеяләр һәм теләкләр чынга ашырыла. Чираттагы грантлар Республикабызның мәктәп һәм балалар бакчаларына юнәлдерелде. Тулырак Фәннур Хәсәнов видеоязмасында.
Үткән 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәгә ашыруда муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм итү грантын отучы балалар бакчалары һәм мәктәпләре билгеләнде. Шул уңайдан Татарстан телерадиокомпаниясенең иҗат төркеме Кайбыч районындагы җиңүче мәктәп һәм балалар бакчасында булып, аралашып кайтты.
«Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» кысаларында Кайбыч урта мәктәбе-цифрлы һәм гуманитар профильле үзәктә дистәләгән чаралар үткәрелгән, күп кенә яңа проектлар гамәлгә ашырылган. Төбәктә төрле милләт вәкилләренең бердәм, дустанә яшәүләрен тәэмин итүгә, биредә яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән эшчәнлек даими алып барыла. «Туган тел – халык байлыгы» проекты кысаларында Кайбыч урта мәктәбе-цифрлы һәм гуманитар профильле үзәк үткәргән республика фестиваль-конкурсы шуның бер чагылышы. Бәйгедә республикабызның 25 районы мәгариф оешмалары вәкилләре катнашып, барлыгы 12 номинация буенча 507 эш тәкъдим ителгән. Конкурсның йомгаклау чарасына дистәдән артык район, шәһәрләрдән мәктәп, мәгариф үзәкләре һәм балалар бакчаларыннан фестиваль-конкурста җиңүчеләр, аларның җитәкчеләре чакырылган иде.
«Туган тел – халык байлыгы» проекты үсеп килүче буында туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә бер үрнәк булып торса, илдә барган вәзгыятьне онытып, күрше-күлән хезмәттәшләр белән очрашып , тәҗрибә уртаклашуга бер мисал булды, елы буе эшләгән эшләр дә бихисап җыелган икән-дип сөйләп китте Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев.
Грантлар Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән кертелде һәм тормышка ашырылды.