Рөстәм Миңнехановның сайлау алды лозунгы темасына мөрәҗәгать итеп, “татарлар: гореф-гадәтләргә тугрылык, киләчәккә ышаныч” дигән исем астында “Республика Татарстан” һәм “Ватаным Татарстан” газеталарында Президентның зур авторлык мәкаләсе дөнья күрде
Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның «Татарлар: традицияләргә тугрылык, киләчәккә ышаныч» дигән мәкаләсе киң җәмәгатчелектә уңай фикер тудырды. Мәкалә «Республика Татарстан» һәм Ватаным Татарстан газеталарында басылып чыкты.
Уз мәрәҗәгатендә Республика Президенты бөек халыкның күп гасырлык тарихы өзелмәсен һәм татарлар «сувенир халык»ка әйләнмәсен өчен нәрсә эшләргә кирәклеген ассызыклый. Татар халкының үз аңы, милләт киләчәге турында фикерләрен җиткерде.
Танылган археолог, тарих фәннәре докторы, Фаяз Хуҗин- Без телебезне дә югалтып бетермәдек әле, мәдәниятебез да бар, тарихыбыз да өйрәнелә. Халыкның потенциалы, киләчәккә ышанычы әлегә бетмәгән. Менә шушындый фикерләр уятты миндә Президентның мәкаләсе. Халыкка нәкъ бүген кирәкле гамәл булды бу», — дип уртаклашты ул.
Драматург, «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев фикеренчә, Рөстәм Миңнеханов милли мәсьәләләр турындагы язмасында милләт белән бер юнәлештә булуын белдерде.«Безнең барыбызның да күңелендә йөрткән уй-фикерләрне Президентыбыздан да ишетү, әлбәттә, зур өметләр уята. Димәк, республика башлыгы белән милләтнең хыяллары бер юнәлештә.
Шулай ук күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, академик Индус Таһиров Президент мәрәҗәгатенә карата үз фикерен белдерде.
Индус Таһиров тарих фәннәре докторы, академик