Республика Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен 2 дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орден медале белән бүләкләнде. Бу хакта Россия Президенты Указга кул куйды. Исегезгә төшерәбез, Марат Садыйков министр вазыйфаларын башкаруга 2018 елның февралендә керешкән иде.