Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланган “Безнең ишегалды” программасы, тулы куәтенә үз эшен дәвам итә. Түбән Кама шәһәрендә дә бу програма буенча актив эш алып барыла. Шәһәрнең -юлларын, тротуарларны, балалар мәйданчыкларын яңарталар. Төзүчеләр бистәсендәге эшләр барышын хәбәрчебез дә күреп кайтты.
Тик хәзер барысы да үзгәрә. Төзүчеләр бистәсендә, яшәүчеләр күп еллар дәвамында көткән, ремонт эшләре башлана. Бала-чагалар инде велосипед, самокатларда яңа түшәлгән асфальттан йөреп карыйлар.
Яңа юлны, машина йөртүчеләр дә көзге кебек, дип тасвирлый. Хәзер аннан узуы үзе бер рәхәтлек.
Бистәнең Романтиклар урамында, ремонт эшләре май башында башлана. Төзүчеләр алдында зур бурыч тора. Юллардан тыш аларга, заманча балалар мәданчыклары төзергә кирәк. Ике катлы йорларны да читләтеп узмыйлар, 6 йортның түбәсен алыштырып, диварларын буяячаклар. Барлык эшләр октябрь аена тәмамланырга тиеш. Шуннан соң, йорт яшәүчеләре төзүчеләр өчен матур бәйрәм оештырырга ниятлиләр.
Р. Сибатова, В. Муратова, Ф. Исламов.