Агымдагы елның 11 аенда 255 километр юл төзелгән һәм ремонтланган. Статистика буенча, федераль трасса магистральләренең сыйфаты яхшыру нәтиҗәсендә һәлакәтләрдә үлүчеләр саны кими.
Бу хакта республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов федераль һәм төбәк журналистлары белән очрашуда белдерде. Узып баручы ел нәтиҗәләре буенча Татарстан «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проектын үтәү буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 12 төбәк арасына керде. Трассаларны планлаштырылган ремонтлау тулы күләмдә тәмамланган. Шулай ук транспорт һәм юл хуҗалыгы министры яңа илкүләм проектны – су транспорты һәм тиз йөрешле суднолар җитештерү программасы турында хәбәр итте.
Карар киләсе елның апрелендә кабул ителәчәк. Безнең республика өчен, бу бигрәк тә актуаль, чөнки территория буенча дүрт судно йөрешле елга ага. Метеорлар бакчачы пассажирлар өчен дә, күп санлы туристлар өчен дә кирәк.
Фәрит Хәнифов Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры
Фәрит Хәнифов авыл юллары төзелеше, зур казан боҗрасы, киләчәк М-12 масштаблы проекты тәмамлануга кагылышлы сорауларга җавап бирде. Министр массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә тармак проектларын оператив һәм гадел яктыртулары өчен рәхмәт белдерде. Рәхмәт хатларына “Вести Татарстан” коллективы, шулай ук Татарстан радиосы лаек булды.