«Татарстан» радиосында бөек композитор Салих Сәйдәшевның 120 еллыгына багышланган атналык бара. Радио эфирында мәшһүр татар композиторы турында тапшырулар, шулай ук, татар язучыларының Салих Сәйдәшевкә багышланган әдәби әсәрләре яңгырый.
Радио тыңлаучылар Сәйдәш җырларын, аның «Зәңгәр шәл» һәм «Наемщик» музыкаль драмаларыннан фрагментлар тыңлый ала. Атна дәвамында 18 сәгать 25 минутта «Татарстан» радиосы Салих Сәйдәшев музыкаль мирасының иң яхшы үрнәкләрен тәкъдим итә. 13 сәгать 10 минутта башлана торган «Татарстан дулкынында» тапшыруында да үзәктә Салих Сәйдәшев иҗаты тора. Тулырак мәгълүматны безнең сайттан карый аласыз. Ул экранда күрсәтелгән.
9 декабрьдә халык шагыйре Хәсән Туфанның тууына 120, 14 декабрьдә халык җырчысы Фәридә Кудашеваның тууына — 100 ел. «Татарстан» радиосында татар халкының бу мәшһүр шәхесләренә багышланган махсус атналыклар да булачак.