Татарстандагы күпфункцияле үзәкләрдә сайлау вакытында булу урыннары буенча тавыш бирү өчен гаризалар кабул ителә. Сентябрьдә узачак сайлауларда өч көн дәвамында тавыш бирергә мөмкин булачак. Республиканың 59 офисы да гражданнар сайлаган уңайлы сайлау участогы күрсәтелгән талоннарны алачак.
Лилия Хөснетдинова күпфункцияле үзәккә сентябрьдә узачак сайлауларда тавыш бирү өчен гариза бирергә дип мөрәҗәгать иткән. Ул үзе Казанда теркәлгән, ә 11-13 сентябрь көннәрендә Питрәч районында булачак.
Прописка буенча теркәлмәгән участокны сайларга теләүчеләргә республиканың 59 күпфункцияле үзәкләренен берсенә паспорт белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзең белән перчаткалар һәм битлекнең булуы мәҗбүри. Белгечләр гаризаны тутырырга, шулай ук якын-тирәдәге участокларның адресларын табарга ярдәм итәчәкләр. 8 сентябрьгә кадәр теркәлмәгән урында тавыш бирергә теләк белдергән һәркем «мобиль сайлаучы» була ала.
Түбән Камада яшәүчеләр шулай ук үз окруклары буенча Дәүләт Думасы депутаты, ә Алабуга сайлаучылары Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат өчен тавыш бирә алачак. 11-13 нче сентябрьдә Мәскәүдә булачак сайлаучылар да мобиль системасыннан файдалана алачак.
Урнашу урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гаризаны бары тик бер тапкыр гына бирергә мөмкин.
Эльмира Исмәгыйлова, Рәфкать Зыятдинов, Татарстан яңалыклары.