ГТРК Татарстан
РУС ТАТ
  • Баш бит
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
  • Яңалыклар
  • Милли тапшырулар
  • Реклама
    • «Һава торышы»нда реклама
    • «Россия 1» телекомпаниясендә реклама
    • «Россия 24» телекомпаниясендә реклама
    • Радиореклама
    • Сайтта реклама
  • Проектлар
  • Видеоархив
  • Радио
  • Элемтә
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
  • Яңалыклар
  • Милли тапшырулар
  • Реклама
    • «Һава торышы»нда реклама
    • «Россия 1» телекомпаниясендә реклама
    • «Россия 24» телекомпаниясендә реклама
    • Радиореклама
    • Сайтта реклама
  • Проектлар
  • Видеоархив
  • Радио
  • Элемтә
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС ТАТ
Баш бит Мәгариф

Теләче районы Алан мәктәбе 500 меңлек грант отты

02.12.2020
0
Share on FacebookShare on Twitter

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы  татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләре коммиссиясе игьлан иткән Туган телне популярлаштыру өчен Хөкүмәт гранты булдырылды. Шушы көннәрдә әлеге грантка ия булучылыр билгеле булды. Алар арасында Теләче районы Алан гомуми белем бирү мәктәбе дә бар. 500 меңлек грант откан белем йортында хәбәрчебез Ләлә Зәйнулллина да булып кайтты.

Эшкә йөрү белән эшләргә йөрүнең аермасын аңлата торган  замана җитте. Ләкин мәгариф системасы элеңке-салыңкы йөри торган тармак түгел. Шул ук вакытта матди-техник базаны һәрдаим яңартып тору да мөһим.  Уку йортларына,  мөгаллимнәргә күбрәк ярдәм итү өчен, республикада төрле программалар бар. Әмма тулысынча ана телебездә белем бирүче, энҗе-мәрҗәннәргә тиң  мәктәпләр күп түгел. Алан урта мәктәбе шул сирәкләрнең берсе. Мәктәпнең горурланырлык тарихы һәм үз даны бар. Татарстанның иң яхшы 100 авыл мәктәбе исемлегенә дә кергән алар. Туган телне популярлаштыру өчен Хөкүмәт грантына ия булулары да күп еллык тырыш хезмәт нәтиҗәсе.

Илсур Гайбадуллин  Алан урта мәктәбе директоры

Биредә үз ана телебездә белем биреп, милли, зыялы, конкурентлыкка һәм аралашуга сәләтле, үз-үзенә җаваплылык алып эшли белүче, әхлаклы балалар тәрбияләүне максат итеп куйганнар.

Гөлфия  Шәйхетдинова уку-укыту буенча директор урынбасары

Мәктәп укучылары иҗат дулкынында тирбәләләр. үзләре хикәя, әкият, шигырь иҗат итә. Нәтиҗәләре дә куанычлы. “Илһам” иҗади бәйгесендә ел саен уңышлы чыгыш ясыйлар

Гүзәлия Җамалиева авыл мәдәният йорты җитәкчесе

Республикакүләм, халыкара олимпиадалары җиңүчеләре, Клара Булатова исемендәге премия лауреатлары да алар. Мәликә Гыйльманова 2 ел рәттән Халыкара туган тел олимпиадасы җиңүчесе. Сәет Кәримов “Җәлил укулары” лауреаты.

2017 елдан башлап мәктәп “Географик диктант” Халыкара мәгърифәт акциясен үткәрүдә мәйданчык булып тора.

Альбина Хәсәнова  Алан урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Алан мәктәбе укучыларының әдәбият-сәнгать түгәрәкләренә  йөрүләре киләчәктә үзләренә кирәк булыр әле. Шулай да мәктәпнең үрнәк итеп куярлык эшчәнлеге – физика, химия, математика кебек төгәл фәннәрне татар телендә укулары.

Мәктәп укучылары иҗат дулкынында тирбәләләр. үзләре хикәя, әкият, шигырь иҗат итә. Нәтиҗәләре дә куанычлы. “Илһам” иҗади бәйгесендә ел саен уңышлы чыгыш ясыйлар.

Әлеге мәктәпне тәмамлаган укучылар Казан, Прага, Берлин университетларында белем ала, үзләрен креатив индустриядә, фәндә, инженер һөнәрләрендә таба.

Алан мәктәбенең республикабызда 1,5 меңнән артык милли мәгариф учреждениеләре арасында иң яхшы егерме оешма исемлегендә булуы зур дәрәҗә, шул ук вакытта киләчәктә тагын да зуррак максатлар куеп эшләргә сәбәп тә.

Ләлә Зәйнуллина, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары. Теләче районы.

Теглар: көнкартинасы

Бу кызык

Ишегалларына керү юлындагы шлагбаумнар һәм капкаларны сүтергә мөмкиннәр
Яңалыклар тасмасы

Ишегалларына керү юлындагы шлагбаумнар һәм капкаларны сүтергә мөмкиннәр

18.01.2021
Татарстанда «Фермер мәктәбе» старт алды
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда «Фермер мәктәбе» старт алды

18.01.2021
Түбән Камада “Иң матур бизәлгән подъезд, йорт, ишегалды” бәйгесенә йомгак ясалды
Торак-коммуналь хуҗалыгы

Түбән Камада “Иң матур бизәлгән подъезд, йорт, ишегалды” бәйгесенә йомгак ясалды

18.01.2021
Киләсе яңалык
«Татарстан» радиосында  бөек композитор Салих Сәйдәшевның 120 еллыгына багышланган атналык бара

«Татарстан» радиосында  бөек композитор Салих Сәйдәшевның 120 еллыгына багышланган атналык бара

Бүген Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә

Бүген Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә

Татарстан «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проектын үтәү буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән

Татарстан «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проектын үтәү буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән

Яңалыклар тасмасы

Ишегалларына керү юлындагы шлагбаумнар һәм капкаларны сүтергә мөмкиннәр

18.01.2021

Татарстанда «Фермер мәктәбе» старт алды

18.01.2021

Түбән Камада “Иң матур бизәлгән подъезд, йорт, ишегалды” бәйгесенә йомгак ясалды

18.01.2021

Мәктәп ашханәләрендә укучыларның ата-аналары туклану оештыруны контрольдә тота башлады

18.01.2021

Сөембикә манарасы янында тайпылыш булуы ачыкланган

18.01.2021

16 гыйнвар көнне Цирк бинасында  «Манзара спорт-музыкаль премиясе узды

18.01.2021
Тагын йөкләү

Популяр

“Без туганбыз Әлкидә” исемле китап басылып чыкты

“Без туганбыз Әлкидә” исемле китап басылып чыкты

12.01.2021
Хәерле көн, Татарстан! (13.11.20)

Хәерле көн, Татарстан! (14.01.21)

14.01.2021
2021 нче ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игьлан ителде

2021 нче ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игьлан ителде

11.01.2021
Хәерле көн, Татарстан! (13.11.20)

Хәерле көн, Татарстан! (15.01.21)

15.01.2021
Безнең телерадиокомпания һәм Россия юристлары Ассоциациясенең республика бүлеге,   “Хөкемдар”  уртак проектын башлап җибәрә

Хөкемдар (18.01.21)

18.01.2021

Популяр

“Без туганбыз Әлкидә” исемле китап басылып чыкты
Авыл

“Без туганбыз Әлкидә” исемле китап басылып чыкты

12.01.2021
Хәерле көн, Татарстан! (13.11.20)
Хәерле көн, Татарстан!

Хәерле көн, Татарстан! (14.01.21)

14.01.2021
2021 нче ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игьлан ителде
Сәясәт

2021 нче ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игьлан ителде

11.01.2021
Хәерле көн, Татарстан! (13.11.20)
Хәерле көн, Татарстан!

Хәерле көн, Татарстан! (15.01.21)

15.01.2021
«Татарстан» ДТРК

Copyright © 2020 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»

16+

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru ДТРК редакциясенең телефоннары: (843)554-32-01, 554-30-31 Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
  • Яңалыклар
  • Милли тапшырулар
  • Реклама
    • «Һава торышы»нда реклама
    • «Россия 1» телекомпаниясендә реклама
    • «Россия 24» телекомпаниясендә реклама
    • Радиореклама
    • Сайтта реклама
  • Проектлар
  • Видеоархив
  • Радио
  • Элемтә

Copyright © 2019 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+